Электрогидродинамика

testwiki проектыннан
23 авг 2021, 23:08 юрамасы; imported>InternetArchiveBot (Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8)
(аерм.) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерм.) | Яңа юрама → (аерм.)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Электрогидродинамика (ЭГД) — гидродинамика һәм электрофизика кисекшән урында барлыкка килгән физик дисциплина. Ул электр кыры тәэсирендә корылган сыеклыкның хәрәкәт процессларын өйрәнә. Бу фән юнәлешенә Георгий Андреевич Остроумов нигез сала.[1].

Кысылмаучы сыеклык өчен тигезләмәләр системасы

(ϵ0ϵrϕ)=ρ — Пуассон тигезләмәсе
ρvt+ρ(v)v=p+ηΔvρϕ — Навье — Стокс тигезләмәсе
v=0
ρt+div(Dρρμϕ)=Rvρ

Электрогидродинамика күренешләре

Электрогидродинамик күренешләр озактан билгеле булалар. XVIII уртасында зур көчәнеш белән эшләү мөмкинлеге туа ( кара Лейден банкасы, Электрофор машина). ЭГД белән бәйле беренче мистик тәҗрибә моннан гыйбарәт: янучы шәм алдына корона ясаучы оч куела иде, һәм нәтиҗәдә шәм сүнә. Икенче тәҗрибә - "франклин көпчәге". Очларында энә булган сватика яформасындагы электродка зур көчәнеш бирсәң, әлеге электрод хәрәкәткә килә. Фарадей электрогидродинамик күренешләр турында:

Әгәр дә яхшы чистартылган май пинтын пыяла савытка салсаң, һәм анда, электрофор машинага тоташтырылган ике үткәргеч төшерсәң, бөтен сыеклык гадәти булмаган бик кызу хәрәкәткә килә. Калып:Цитата [2]|

Электрогидродинамик күренешләрне куллану

Электрогидродинамик күренешләрне җылылык алмашын иттенсификацияләштерү өчен кулланалар ( мәсәлән, табигый конвенция кыенлашканда - космоста). Шулай ук ЭГДны, нечкә полимер җөпләр җитештерү өчен, сыеклыкларны диперс сипетрү өчен( өслекләрне буяганда), электрофильтрларда һәм ионизаторларда кулланалар.

Моны да карагыз

Магнитогидродинамика

Кушымталар