Кюрий
Калып:Химик элемент Кюрий (Калып:Lang-lat, Cm) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 96. Трансуран синтезы элементы
Этимологиясе
Исемен Пьер һәм Мария Кюри истәлегенә кушканнар.
Символы
Кюрий элементының символы — Cm (Кюрий тип укыла).
Тарихы
Плутоний белән бәйле эшләр тәмамланганнан соң, металлургия лабораториясе тикшеренүчеләренең игътибары яңа трансуран элементларын синтезлауга һәм тәңгәлләшүенә юнәлтелә. Бу эштә Г.Сиборг ., А. Гиорсо, Л. О. Морган һәм Р. А. Джеймс катнашалар 1944 елда бу элементлар лантаноидларның аналогы булып торганы һәм аерым актиноидлар төркеменә кергәнлеге ачыклана.
Беренче булып 1944 елда кюрий асыла. Аны 239Pu α-кисәкчәләр белән аттырганда табалар.
Америций белән кюрийның аеруча зур авырлыклары туа, чөнки химик җәһәттән алар бик охшаш. Бүленешнең катлаулыгы элементларның беренче атамаларында - «пандемониум» һәм «делириум» - чагылыш тапкан, бу латиннан тәрҗемә иткәндә «тәмугъ» һәм «саташу» дигәнне аңлата.
Кюрий 1947 елда Л. В. Вернер һәм И.Перлман тарафыннан гидроксид рәвешендә аерып алына.
Чыгарып алу
Кюрийның билгеле бер изотопларын атом реакторларында җитештерәләр. Анда кюрий җитәрлек күләмдә туплаганнан соң, аны химик эшкәртү ысуллары белән бүлеп алып, туплыйлар һәм кюрий оксиды итеп эшкәртәләр.
Искәрмә
Әдәбият
- Кюрий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 14-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар
- Кюрий//Большая российская энциклопедияКалып:Deadlink
- Кюрий на WebelementsКалып:Ref-en
- Кюрий в Популярной библиотеке химических элементов, Издательство «Наука», 1977.
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.Калып:Ref-en
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised Калып:Webarchive (2005).Калып:Ref-en